Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен шоферны хөкем иткәннәр

Ул 30 мең сумлык штрафка тартылып, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

2023 елның 15 апрелендә 22 сәгать 30 минутта Черемухово Бистәсендә яшәүче 45 яшьлек гр. А. Н. Ханжин Черемухово Бистәсендәге Пролетар урамында урнашкан 56 нчы йорт янында ВАЗ 21093 а/м руле артында исерек хәлдә булган. 

Медицина тикшерүе гр. А. Н. Ханжинның исерек булуын күрсәткән.

Гр. А. Н. Ханжин эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган, үз гаебен тулысынча таныган.

Реклама

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. А. Н. Ханжин РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепләнә, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.

— Карар 2023 елның 30 маенда законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев