Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән шоферны хөкем иткәннәр

Ул 30 мең сумлык штрафка тартылган һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2023 елның 16 мартында төнге унберенче яртылар тирәсендә Зирекле авылында яшәүче 34 яшьлек гр. Ф.Ф. Галиуллин Яңа Чишмә районы Зирекле - Өргәнчә автоюлының 3 км-ында ЗАЗ SENS а/м белән исерек килеш идарә иткән.

Алкотестерда тикшерү гр. Ф.Ф. Галиуллинның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Ф.Ф. Галиуллин эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү өчен мөһим сәбәпләр булуы турында мәгълүмат бирмәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Ф.Ф. Галиуллин РФ КоАПның 12.28 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепләнә, аңа ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.

Карар 2023 елның 16 маенда законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев