Яңа Чишмәдә «Юлда сизелерлек бул» дигән чара узган
23 ноябрьдә Яңа Чишмәнең күпләп кеше йөри торган мәйданында «Юлда сизелерлек бул» дигән чара узган.
Яңа Чишмә ЮХИДИ инспекторы Алексей Кадымов хәбәр иткәнчә, 23 ноябрьдә ЮХИ ДБУ начальнигы Анастасия Филиппова белән берлектә «Юлда сизелерлек бул» дигән чара уздырылган.
Аның кысаларында балаларга буклетлар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар, ә өлкәннәргә яктылыкны кире кайтаручы жилетлар таратылган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда сак булу кирәклеге турында искәртә. Юл аша чыкканда ашыкмаска (машина киләме-юкмы икәнлеген белер өчен, як-якка күз салыгыз), чөнки хәзер юл тайгак булырга мөмкин, бу исә транспортның тиз арада туктый алмавына китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев