Яңа Чишмәдә контракт төзүчеләр бер мәртәбә бирелә торган 1400000 сум акча алачак
Татарстанда контракт буенча хезмәт итү шартлары тагын да яхшыртылган
Ел башыннан алып бүгенгесе көнгә кадәр Яңа Чишмә районында яшәүче 35 кеше Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белән әңгәмәбез контракт буенча хезмәт итү шартлары хакында сөйләшүдән башланды.
-Ринат Рифгатович, хәзер контракт буенча хезмәт итү өчен шартлар тагын да яхшырган, шулаймы?
-Әйе, нәкъ шулай. Контракт буенча хезмәт итүчегә Россия Оборона министрлыгы 195000 сум, Татарстан Республикасы бер тапкыр бирелә торган 1005000 сум акча түли, безнең районнан тагын 200000 сум түләнә. Контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гомуми суммасы 1400000 сумны тәшкил итәчәк. Әлеге шартлар агымдагы елның июль ахырына кадәр гамәлдә.
- Ә контрактчыларның гаиләләренә нинди ташламалар каралган?
- Район башкарма комитеты карары белән хәрбиләрнең гаиләләренә төрле ташламалар каралган.
СВОда булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары балалар бакчасына бушлай йөри, укучылар мәктәп ашханәләрендә 2 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә.
Моннан тыш, хәрбиләрнең гаилә әгъзалары спорт объектларына («Олимп» УСЗ, «Жемчужина» бассейны, «Сосновка» чаңгы базасы) даими рәвештә бушлай йөрү хокукына ия, шулай ук балалар аттракционнардан (карусель) бушлай файдалана ала.
Мөмкинлек булганда һәм контрактчылар гаиләләренең мөрәҗәгатьләре буенча без шулай ук аларның өйләрендә зур булмаган ремонт ясауда һәм утын белән тәэмин итүдә булышабыз.
- Теләк белдерүчеләр белән контракт күпме вакыт эчендә рәсмиләштерелә?
- Хәзергесе вакытта документларны рәсмиләштерү һәм контракт төзү сроклары кимеде. Контрактчы бер көн эчендә медицина комиссиясен уза, икенче көнне хәрби комиссариат контракт төзү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерә. Шуннан соң ул хезмәт итү өчен хәрби частька җибәрелә. Шуны өстәп әйтәсем килә, контрактны армиядә хезмәт итмәгән гражданнар да төзи ала.
Сугышчан тәҗрибә һәм хәрби өлкәдә белгечлек булу, әлбәттә, хуплана, әмма алар булмаса да куркыныч түгел. Барлык егетләргә дә ярдәм итәчәкләр һәм барысына да өйрәтәчәкләр.
Экипировка, өйрәнүләр узу, хәрби белгечлекне сайлау мөмкинлеге, урынга кадәр алып бару - барысы да бушлай.
Әңгәмә ахырында Ринат Фәсахов контракт төзергә теләүчеләрнең илебез язмышына, балаларыбызның киләчәгенә битараф булмаган патриот икәнлекләрен билгеләп үтте.
Теләге булган Яңа Чишмә районы халкы контракт буенча хезмәт итүгә документлар тапшыру өчен Яңа Чишмә авылы башкарма комитетының хәрби-исәп өстәленә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Яңа Чишмә авылы, Совет ур., 82 йорт. Телефон: 8 (843)2-31-01. Контракт хезмәте турында җентекләбрәк биредә үк белергә мөмкин. Шулай ук районның авыл җирлекләре башкарма комитетларына да мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев