Яңа Чишмәдә машина йөртүче исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем ителгән
Аңа мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән һәм ул 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
2024 елның 25 апрелендә 21 сәгать 15 минутта Яңа Чишмә авылында яшәүче 23 яшьлек гр.Быков А.О. Яңа Чишмә авылының Заливная урамындагы 24 нче йорт янында исерек хәлдә Lada - Приора а/м руле артында булган һәм транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен адм. җәзага тартылган.
Гр. Быков медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән А.О. Быков РФ ҖКның 264.1 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип табылган. Аңа 180 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән һәм ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителгән.
-Карар 2024 елның 24 июлендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев