Яңа Чишмәдә медиклар көнен ничек бәйрәм иткәннәр
Медицина хезмәткәре көнендә һәр яңачишмәле районның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре белдерергә тели.
Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында билгеләп үтте, биредә эш урыннарында еш кына аларга җитмәгән барлык нәрсәләр бар: саф һава, кояш, хезмәттәшләр һәм дуслар, ә тирә-юнь яшеллеккә күмелгән, ә ак төстән фәкать өстәлләргә җәелгән ак эскәтерләр генә күзгә чалына.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев катнашты. Районның барлык халкы исеменнән алар медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, һәр хезмәткәргә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Һәм бу көнне хезмәт өлкәсендә уңышларга ирешкән иң яхшылар бүләкләнә.
Район башлыгы РҮХнең шәфкать туташлары Юлия Строгановага һәм Елена Отавинага ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Коллегаларының көчле кул чабулары астында, хөрмәтләнүчеләр майдан уртасына чыктылар.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатларына РҮХнең шәфкать туташлары Юлия Грязнова һәм Альбина Адиятова, шулай ук Акъяр ФАП мөдире Фәния Шәмсетдиновалар лаек булды.
Хуҗалык бүлеге начальнигы Рафис Закиров һәм табиб-терапевт Мөхәббәт Реимова (аңа әле район башлыгы гранты да тапшырылды) Яңа Чишмә районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр, шәфкать туташлары Юлия Строганова, Елена Отавина, Тамара Бурова, Юлия Грязновалар да бүләкләнде.
Район башлыгы үзенең котлавында районның сәламәтлек саклау өлкәсенә кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә вәгъдә бирде.
Яңа Чишмә РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлады:
«Бу бәйрәм көнендә, без барыбыз да, медицина хезмәткәрләре, эшебез өчен бик күп рәхмәт сүзләре ишетәбез, безнең төп бурыч — халыкның сәламәтлеген кайгырту. Бу рәхмәт сүзләре кайвакыт гадел дә булган тәнкыйть сүзләреннән күпкә күбрәк. Бүген мин һәрберебезгә игелек, сабырлык телим, ярдәм сорап килүчеләрнең өметләре үтәлсен, хыялларыбыз тормышка ашсын, барыбыз да сәламәт һәм имин булыйк!».
Медицина хезмәткәрләре коллективы җитәкчесе Архангел ФАП фельдшеры Энҗе Карасева, баш шәфкать туташы Татьяна Мулявка, кассир Татьяна Лосева, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Евгений Нестеров, склад мөдире Сиринә Рәхимоваларга РҮХнең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук «Сәламәтлек — 2023» медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабы җиңүчеләрен дә бүләкләде. Җиңүчеләр арасында: Ольга Шилова, Евгений Нестеров, Айдар Нуриев, Константин Лобачев, Марина Ерашова, Галина Мөдәрисовалар да бар.
Наталья Пономарева (рентген — лаборант) һәм Ләйсән Насыйровалар (гомуми практика табибы) үз һөнәрләренә тугрылыклы булулары өчен грант һәм РҮХнең элеккеге баш табибы Ришат Билаловтан акчалата премия алдылар.
Бүләкләү чарасыннан соң хезмәткәрләр барысы бәйрәм өстәлләре артына утырдылар. Сүз уңаеннан, өстәлләрдә сәламәтлек өчен файдалы ризыклар гына бар иде. Мәгълүм ки, сәламәт ризык — ул кәефне күтәрә һәм организмга көч бирә.
Җырсыз — моңсыз, уен — көлкедән башка бәйрәм бәйрәммени?! Юк, әлбәттә. Районыбыз артистлары Юрий Киселев, Анастасия Якушкина, Олеся Финагентова һәм диджей Александр Объедков тантана сәбәпчеләрен бер генә минутка да тынычлыкта калдырмадылар: җырлатып та, биетеп тә алдылар. Ә күпме табышмаклар чишү, конкурслар булды, ә аннары дискотека да оештырылды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев