Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә мобилизацияләнгән гражданнарны озату булды

Бүген Яңа Чишмәдән мобилизацияләнгән гражданнар төркеме хәрби полигонга китте.

Сугышта һәлак булган якташларыбыз һәйкәле янында иртән иртүк халык күп иде – егетләребез белән хушлашырга туганнары һәм якыннары, дуслары, күршеләре, Яңа Чишмә халкы, район хакимияте, дин әһелләре, ветераннар оешмалары вәкилләре килгән иде.

Җыелучылар алдында район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ул безнең батыр якташларыбыз белән горурлануын, аларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк исән-сау өйләренә кайтуларын теләде.

Сезнең гаиләләрегез игътибарсыз калмаячак, алар кайгыртылачак", - дип вәгъдә итте район башлыгы. Ул шулай ук барлык егетләргә медицина аптечкасы, телефоннар һәм хезмәттә кирәкле башка кирәк-яраклар салынган рюкзаклар тапшырды.

Яңа Чишмә районының Благочинные Симеон атакай һәм районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов та егетләрнең исән-сау кайтуларын теләделәр.

Гаиләләре, туганнары һәм дуслары белән хушлашкач, егетләр Казанга җыелу пунктына юл алды.

Без барыбыз да егетләрнең исән-сау өйләренә, якыннары янына кайтуларын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев