Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркемен озаттылар

23 октябрьдә мобилизациягә эләгүче яңачишмәлеләрнең тагын бер төркемен озату булды.

Якташларыбызны озатырга туганнары һәм якыннары, район халкы, хакимият һәм дин вәкилләре, дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.  

Мобилизацияләнүчеләргә район башлыгы Вячеслав Козлов мөрәҗәгать итте.

- Ватанны сакларга баручы барлык яңачишмәлеләргә мин бик рәхмәтлемен. Сез безнең өчен инде хәзердән үк чын ирләр һәм Геройлар. Без сезнең исән-сау кайтуыгызны телибез, ә гаиләләрегезгә игътибар һәм кайгырту күрсәтеләчәк.

Шулай ук районның Благочинные Симеон атакай һәм имам Габдрахман хәзрәт тә чыгыш ясадылар.

Барлык ир-егетләргә телефоннар һәм кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар тапшырылды.

Туганнары һәм якыннары белән хушлашканнан соң, егетләр Казан шәһәренең җыелма пунктына киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев