Яңа Чишмәдә «Шатлык кәрзине» акциясе үткәрелә
Хәйрия акциясе аз керемле гаиләләрдәге балаларны сөендерер өчен оештырылган.
Район мәгариф бүлеге инде традициягә әверелгән «Шатлык кәрзине» хәйрия акциясен башлап җибәргән.
«Яңа ел алдыннан балаларны татлы һәм файдалы бүләкләр белән сөендерик», - дип өнди район халкын мәгариф бүлеге хезмәткәрләре. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.
«Шатлык кәрзиннәре» Яңа Чишмә авылының өч зур кибетендә урнаштырылган, бу:
«Табыш»
«Магнит»
«Пятерочка»
30 декабрьдә Кыш бабай җыелган тәм-томнарны балаларга таратачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев