Яңа Чишмәдә СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
11 ноябрьдә Яңа Чишмәдә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Алексей Гришинны соңгы юлга озаттылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Алексейның әнисе, хатыны, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Алексей Сергеевич үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме безнең районда мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы башлыгы Айрат Хөснуллиннар да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.
Контрактка кул куйганчы Алексей Гришин Яр Чаллы шәһәрендә эшләгән, үзен ярдәмчел һәм намуслы хезмәткәр буларак күрсәткән. Аның әнисе, хатыны һәм кечкенә кызы калган.
Алексей Гришинны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев