Яңа Чишмәдә СВО зонасында һәлак булган хәрби белән хушлаштылар
Артем Игоревич Роменский хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
Аның белән хушлашырга йөзләгән яңачишмәле, туганнары һәм якыннары, район хакимияте, учреждение һәм оешма вәкилләре килгән иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов А.И. Роменскийның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты, лаеклы Ватан саклаучыны тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Яңа Чишмә храмында гыйбадәт кылганнан соң, Артем Роменскийны Түбән Камада җирләячәкләр, ул шуннан мобилизацияләнгән.
Аның хатыны һәм ике баласы калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев