Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә СВО зонасында һәлак булган хәрбине соңгы юлга озаттылар

13 августта Яңа Чишмә авылында махсус операция вакытында һәлак булган якташыбыз - Николай Филипповскийны соңгы юлга озаттылар.

Аны соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте вәкилләре, учреждение хезмәткәрләре килгән иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Николайның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Николай Петрович үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме үзе тәмамлаган мәктәптә мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.

Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм якташыбыз хезмәт иткән хәрби часть вәкиле - кече сержант Алексей Сафроновлар да белдерде. Николай Филипповский һәлак булганнан соң Батырлык орденына лаек булган. Бүләкне Николайның абыйсына һәм апаларына тапшырдылар. 
Николай Филипповскийны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызны якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Яңа Чишмәдә СВО зонасында һәлак булган хәрбине соңгы юлга озаттылар

Яңа Чишмәдә СВО зонасында һәлак булган хәрбине соңгы юлга озаттылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев