Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә армиягә хезмәт итәргә китүче егетләрне тантаналы шартларда озаттылар

«Призывник көне» традиция буенча Һәлак булган сугышчылылар һәйкәле янында үтте, чарада катнашучылар обелиск һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

Егетләрне хәрби хезмәткә озатучылар - туганнары, дуслары, АҖ башлыклары, район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре  РМЙда җыелдылар. Хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, локаль хәрби бәрелешләрдә катнашучылар чараның хөрмәтле кунаклары булдылар.
Чарада район башлыгы Вячеслав Козлов, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин катнашты.
Алга таба егетләр чакырылыш комиссиясен уздылар, ә сәгать 11дә аларга Яңа Иванаево АМЙдагы ВИА «Сувенир», Архангел Бистәсендәге ВИА «Архангельская краса» һәм Яңа Чишмә БСМнең «Шешминка» ансамбле үз чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Якташларының җылы сүзләре һәм теләкләреннән илһамланып, егетләр «Олимп» спорткомплексында ГТО тапшыруда үз көчләрен һәм осталыкларын сынап карадылар.
Төшке аш вакыты җиткәндә «түгәрәк өстәл» оештырылды, анда булачак солдатлар  СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очраштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X