Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда хәрби хезмәткә чакырылучыларны озаттылар
«Призывник көне» традиция буенча обелиск һәм Мәңгелек ут янына тере чәчәкләр салып һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митингтан башлана.
РМЙга егетләрне хәрби хезмәткә озатырга аларның туганнары, дуслары, авыл җирлекләре башлыклары, район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дини конфессия вәкилләре җыелган. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугышларда катнашучылар да килгән иде.
Тантанада район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин катнашты.
Аннары егетләр чакырылыш комиссиясенә киттеләр, ә сәгать 11дә армия сафларына чакырылучыларны мәдәният хезмәткәрләренең (Яңа Иванаеводан ВИА сувенир ансамбле, Архангел Бистәсеннән «Архангельская краса» халык вокаль ансамбле һәм Яңа Чишмәнең «Шешминка» балалар бию коллективы) музыкаль чыгышлары көтте.
Якташларының үгет-нәсихәтләреннән һәм теләкләреннән илһамланып, призывниклар «Олимп» спорткомплексында ГТО тапшыруда үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Төшке аш вакыты якынлашкач түгәрәк өстәл оештырылды, анда яшь солдатлар СВО зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты.










Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев