Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак
«Иртәгә, 2024 елның 16 гыйнварында Яңа Чишмәдә „Тоннель“ операциясе игълан ителде», — дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе инспекторы Алексей Кадымов.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре автомобильчеләрне һәм транспортны тикшерәчәк (машина йөртү таныклыгы, транспорт документлары булу -булмауга, транспортның техник торышына һәм машина йөртүченең сәламәтлегенә, пассажирларны һәм йөкне закон таләпләренә туры китереп ташуга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу-бозмауга игътибар итәчәкләр).
Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр! Юлларда игътибарлы булыгыз, куркынычсызлык чараларын үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев