Яңа Чишмәдә үтәчәк велоузышка чакырабыз
Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы һәм кунаклары! ️
7 майда 16:00 сәгатьтә «Җиңү километрлары» дип аталган велоузыш узачак.
Старт — Яңа Чишмә районы редакциясеннән, финиш — «Мәңгелек ут» мемориалы янында булачак.
Барлык велосипедчыларны Җиңү көне уңаеннан истәлекле велоузышта катнашырга чакырабыз.
Аннары Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган Яңа Чишмә мемориаллары һәм һәйкәлләре турында сөйләячәкләр.
Очрашуга кадәр, дуслар һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән сезне!
Ура!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев