Яңа Чишмәдә Ватан Геройлары истәлегенә митинг узган
Яңа Чишмәдә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг узды.
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә, бу - мактаулы дәүләт бүләкләренә лаек булган кешеләргә хөрмәт күрсәтү көне.
Митинг скверда узды, анда безнең Советлар Союзы Геройлары Борис Сергеевич Чекин һәм Федор Петрович Савельевларның бюстлары урнаштырылган.
Чарага җыелучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм район ветераннар Советы рәисе Александр Скоковлар мөрәҗәгать итте. Алар яңачишмәлеләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешләрен һәм СВО зонасында булган якташларыбызның батырлыгын билгеләп үттеләр.
Бер минутлык тынлыктан соң якташ - геройларыбыз истәлегенә аларның бюстларына чәчәкләр куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев