Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг узды (фото + видео)

Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә

9 декабрьдә Яңа Чишмәнең Җиңү паркында әлеге истәлекле датага багышланган митинг узды.

Ватан Геройлары көне - иң мактаулы дәүләт бүләкләренә - Советлар Союзы, Россия Геройларына, Дан ордены кавалерларына лаек булучыларга хөрмәт күрсәтү.

Яңа Чишмә районыннан Советлар Союзы Геройлары - Борис Сергеевич Чекин һәм Федор Петрович Савельев. Тагын 9 кеше бу исемгә тәкъдим ителгән, ләкин Герой урынына орденнар алганнар.

Бүген Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләре батырлык үрнәкләрен күрсәтәләр.

Тантаналы митингта район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, без үз Ватаныбыз хакына батырлык һәм кыюлык күрсәткән солдатларыбыз, шулай ук тыныч вакытта куркусызлык күрсәткән гади гражданнарыбыз белән горурланабыз.

- Бүген 20дән артык Яңа Чишмә егете махсус хәрби операциядә катнаша, тагын 40ка якыны хәрби частьләрдә һәм алар тиздән махсус хәрби операциягә китәчәк. Кызганычка каршы, безнең ике якташыбыз – Владислав Курбатов һәм Данила Малолетков – сугыш кырында һәлак булдылар һәм үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләнделәр. Аларның да исемнәре безнең районда мәңгеләштереләчәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков һәм әфганчыларның иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Калмыков әлеге истәлекле дата белән котладылар һәм  геройларыбызның исемнәре мәңге онытылмас, дигән сүзләрне җиткерделәр.

Бер минутлык тынлыктан соң митингта катнашучылар Советлар Союзы Геройлары Федор Савельев һәм Борис Чекин бюстларына чәчәкләр куйдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев