Яңа Чишмәдә видеороликлар конкурсы дәвам итә
Яңа Чишмә районында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы темасы буенча социаль видеороликлар конкурсы бара.
Конкурс 2022 елның 11 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Анда мәктәп укучылары һәм район яшьләре катнаша ала. Авторлык һәм коллектив эшләре дә кабул ителә.
Видеороликларда кыскача гына аңлатма булырга тиеш. Видео озынлыгы - 3 минут.
Конкурста җиңүчеләргә призлар каралган. Беренче урын алучыга - 3 мең, икенче урынга - 2 мең, өченчегә - 1 мең сум биреләчәк.
Роликларны Adm.Komissiya@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев