Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге «Кайгырту» ХСХКҮдә Гаилә елын ачканнар

6 февральдә үзәк белгечләре бу вакыйга белән үзәк карамагында булучы гаиләләрне котлаганнар.

Бу хакта редакциягә гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе белгече Рузанна Храмова хәбәр итте. 

— Гаилә — мәхәббәт, үзара аңлашу һәм ярдәм чыганагы булып тора, балаларны игелекле, намуслы һәм гадел булырга өйрәтә. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Бу — мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һ.б., — дип яза ул. 

Гаилә елын ачу уңаеннан 6 февральдә «Кайгырту» ХСХКҮнең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре бишәр бала тәрбияләп үстерүче Александр һәм Надежда Темниковлар, Айрат һәм Юлия Арслановларның гаиләләрен котлаганнар. 

Моннан тыш, өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Петропавел Бистәсеннән Григорий Иванович һәм Нина Петровна Быковларның гаиләсен дә котлаганнар. Алар 68 ел бергә гомер иткәннәр, 4 бала тәрбияләгәннәр, аларның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. 

Быковлар әйтүенчә, аларның бәхетле гаилә тормышының сере — бер-береңне ярату һәм хөрмәт итү.

6 февральдә үзәк белгечләре бу вакыйга белән үзәк карамагында булучы гаиләләрне котлаганнар.


Барлык гаиләләр дә кунакларны җылы каршы алганнар һәм кунакчыллык күрсәткәннәр, ә Үзәк хезмәткәрләре аларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

6 февральдә үзәк белгечләре бу вакыйга белән үзәк карамагында булучы гаиләләрне котлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев