Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдән тагын ике кеше өйрәнү полигонына киткә

29 октябрьдә тагын ике яңачишмәлене Казан шәһәренең өйрәнү полигонына озаттылар.

Һәлак булган сугышчы - якташларга куелган һәйкәл янында туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, район җитәкчелеге, дин әһелләре җыелды.

Район башлыгы Вячеслав Козлов егетләргә кыюлыклары һәм Ватанны сакларга әзер булулары өчен рәхмәт белдерде. «Без хезмәт итәргә киткән барлык егетләребез белән горурланабыз һәм аларның исән-сау өйләренә кайтуларын көтәбез. Сезнең гаиләләр безнең карамакта булачак», - диде ул.

Районның Благочинные Симеон атакай һәм районның имам - мөхтәсибе Илгиз хәзрәт егетләргә намуслы хезмәт итүләрен теләп мөрәҗәгать иттеләр.

Егетләргә телефоннар һәм кирәкле әйберләр тутырылган рюкзаклар тапшырылды.

Туганнары белән саубуллашканнан соң, көчле алкышлар астында безнең патриотлар Казанга киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев