Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәнең яшь белгечләре «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында призлы урыннар яулаганнар

Конкурсны «ТР аграр яшьләр берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә оештырган. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Любовь Быстрова, ветеринария табибы Ринат Кыямов һәм «Агро-Основа» ҖЧҖдән Булат Сәлаховлар Яңа Чишмә районы данын яклаганннар.

 Безнең районнан катнашучылар конкурсның теоретик өлешен - үз белгечлекләре буенча тест биремнәрен уңышлы үтәгәннәр, ә аннары конкурсның практик өлешенә керешкәннәр.

Яшь хезмәткәрләр һәм студентлар конкурс барышында һөнәри осталыкларын күрсәтә алганнар, болар: терлеккә дөрес диагноз кую, авыру турында сөйләү һәм беренче ветеринария ярдәме күрсәтү, «обвалка» техникасын профессиональ җыю, саву аппаратын тиз арада һәм дөрес итеп эшләтеп җибәрү һ. б.

Конкурс йомгаклары буенча районыбызның аграр сәнәгать комплексы белгечләре призлы урыннар яулый алганнар: Любовь Быстрова «Иң яхшы зоотехник» номинациясендә икенче урын алган, Ринат Кыямов та «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә шулай ук икенче урынны яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев