Яңа Чишмәнең яшь буын вәкилләре «Лапа помощи» акциясенә кушылганнар
«Чишмәле» яшьләр үзәгендә эт һәм мәчеләр өчен азык һәм аксессуарлар җыю буенча акция башланган.
Хайваннар өчен җыелган бар нәрсәләр «Лапа помощи» приютына җибәреләчәк. Акция 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Безнең районда яшәүче һәр кеше хайваннар өчен коры яки дымлы ризык сатып ала һәм аны ишек төбендә урнаштырылган махсус тартмада калдыра ала. Шулай ук уенчыклар һәм аксессуарлар да алып килергә ярый.
Районның һәр мәктәбендә дә шундый ук тартмалар урнаштырылган».
Яңа Чишмәдәге «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битләрендә яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев