Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәнең «Патриот» паркында чик сакчылары көненә багышланган митинг узды

28 майда бөтен ил бу хәрби бәйрәмне билгеләп үтә.

Үз Ватаныбызның чикләрен саклау һәрвакытта да куркыныч, әмма хөрмәткә лаек хезмәт булган. Нәкъ менә чик сакчылары Ватаныбызны һәртөрле һөҗүмнәрдән ышанычлы саклыйлар һәм нык киртә булып торалар. Чик буенда хезмәт итү иң катлаулы эшләрнең берсе булып санала. 

Яңачишмәлеләрне - запастагы чик сакчыларын һәм митингта катнашучы башка кешеләрне сәламләп, район башлыгы Вячеслав Козлов нәкъ менә шул хакта сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта СВО зонасында Россия чикләрен саклаучы якташларыбыз да әлеге батырлыкка ия булып, үз хәрби бурычларын башкаралар. 

 28 майда бөтен ил бу хәрби бәйрәмне билгеләп үтә.

Ул районның «Хәрби кардәшлек» иҗтимагый оешмасына егетләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Вячеслав Козлов әлеге игелекле эштә катнашучы активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә локаль конфликтларда катнашучы Иван Поляков һәм Иван Шиловларга юбилей медальләре тапшырылды. 

 28 майда бөтен ил бу хәрби бәйрәмне билгеләп үтә.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчыларының җитәкчесе Виктор Калмыков сәламләвеннән соң район чик сакчылары берләшмәсеннән җиде яңачишмәлегә, шул исәптән ике үсеп килүче буын вәкиленә «Чик буе гаскәрләренең данлы традицияләрен саклаган өчен» грамоталары тапшырды. 

Игълан ителгән бер минутлык тынлыктан соң, чик сакчылары хөрмәтенә монументка канәфер чәчәкләре куелды. Кичке сәгать 17:00дә биредә, паркта, бәйрәмгә багышланган патриотик концерт булып узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев