Яңа Чишмәнең хөрмәткә лаек автоледилары
«Автоледи - 2024» республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы Яңа Чишмә районында яшәүче хатын-кызлар арасында иң яхшы машина йөртүчеләрне ачыклады.
Конкурсны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе вәкилләре (Нурлат шәһәре) Яңа Чишмә ДАИ белән берлектә үткәрде.
Компетентлы жюри әгъзалары - «ЮХИ» ДБУ начальнигы Олег Кирсанов, аның урынбасары Ришат Борһанов һәм ДАИ инспекторы Алексей Кадымовлар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобиль йөртү осталыкларын алты яшь, чибәр һәм амбициоз хатын-кыз күрсәтергә батырчылык итте.
Беренче сынауда (юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү) - Наталья Шолгина лидерлыкка иреште. Ул барлык сорауларга да хаталарсыз җавап бирде.
-«Автоледи» конкурсында мин инде 12 ел рәттән катнашам, һәр чара алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теорияне янә искә төшерәм һәм кабатлыйм. Бу исә миңа кагыйдәләрне тагын да яхшырак белергә ярдәм итә, - дип уртаклашты безнең белән Наталья.
Ул машина йөртү тәҗрибәсенә дә ия, шуңа күрә ул инде күп еллар дәвамында конкурсның район этабында беренче булып, республика конкурсында катнаша һәм аның нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы машина йөртүче 20 хатын-кыз исемлегенә кергән.
Наталья конкурс буенча үзенең көндәшләренә быел да беренчелекне бирмәде. Икенче урында - Ольга Добрынина, өченчедә - Оксана Сабирҗанова.
Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар, призлар тапшырылды. Бәйгедә катнашучы башка хатын-кызлар да бүләкләрсез калмады: Ирина Банцырева, Таңсылу Сабитова һәм Любовь Галимовалар машина йөртүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә бераз калыштылар.
«Конкурста катнашучы ханымнарның барысы да ихтирамга лаек, автомобиль йөрткәндә алар үзләрен игътибарлы машина йөртүчеләр буларак күрсәттеләр», - диде ЮХИДИ инспекторы Алексей Кадымов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев