Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә мәчетенең укыту бинасында бик матур кичә узды

25 нче ноябрь кичен Яңа Чишмә Укыту бинасында район мөслимәләре өчен «Җанлы очрашу» кичәсе оештырылды.

Кичәгә төрле авыллардан җыелдылар: Акбүре, Тубылгы Тау, Бакташ, Адәмсә, Акьяр,Яңа Чишмә. 
Кичәнең башында Розалия ханым сүрәләр укыды. Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина барлык катнашучыларны сәламлады. Ашрапова Камилә тарафыннан хәзерләнгән "Минем динем" дип аталган квист уздырылды.Катнашучылар 4 төркемгә бүленделәр.Бу уенда дини белемнәр тикшерелде , баллар куелды.
Чистай шәһәре "Нур" мәчете остазы Рамилә ханым "Шомлану-  21 нче гасыр чире" темасы астында вәгазь сөйләде.Хәзерге заман проблемалары вакытында мөэмин хатын- кызның үз-үзен ничек тотарга киңәшләр бирелде.Чара дәвамында тәмле табын артында чәйләр эчелде.Догалар кылынды.
Бу чараны оештыручыларга барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев