Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде
Якынлашып килүче бәйрәмнәргә халык итне күп итеп сатып алды
Бу көнне ит бик тиз сатылды. Тулы пакетлар белән китүче сатып алучыларны ярминкә тирәсендә адым саен очратырга мөмкин иде. Сыер итенең бәясе 450 сумнан башлап 490 сум тирәсе иде. Итне ШЯХ һәм КФХлардан килгән сигез хуҗа сатты. «Савельев А.А.» КФХ 340 сумнан дуңгыз ите белән сәүдә итте. Сатучылар итне тиз арада «урнаштырды»: ниндидер сәгать ярым эчендә 350 килограмм сыер итеннән берни дә калмады. Бройлер түшкәләрен (300 сум/кг), казларны (650 сум/кг), каз аяклары-башлары һәм каз маен сатып алучылар да шактый булды.
Ярминкәдә туңдырылган чуртан (200 сумнан), алабуга (150 сум), сазан (300 сум) балыклары да сатылды.
Яңа Чишмә маен (650 сумнан) 16 тартма алып килгәннәр, бер сәгатьтән соң -сигезенче яртыларда алар алты гына калган иде.
Җирле колбаса цехы җитештергән колбаса сатылган урында да халык күп иде. Сүз уңаеннан, телемләп киселгән колбасаны авыз итеп тә карарга була иде. Өйдә ысланган сало килограммы 600 сум, сыер итеннән туңдырылган фарш 400 сумнан тәкъдим ителде.
Киез итекләр һәм чыршы агачларын сатучылар да ярминкәгә килергә вәгъдә иткән иделәр, ләкин алар күренмәде.
Яңа ел алды ярминкәсендә гадәттәгечә кеше күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев