Яңа елга әзерләнәбез
Район башкарма комитеты район предприятиеләрен һәм учреждениеләрен Яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрү турында боерык чыгарган.
Конкурсның максаты — район үзәгендә һәм районның торак пунктларында бәйрәм атмосферасы булдыру, аларның архитектура йөзен яхшырту һәм учреждениеләр тирәсен төзекләндерү.
Конкурс алты номинация буенча үткәреләчәк:
— кулланучылар базары предприятиеләрен (кибетләр, кафелар, даруханәләр, АЗС) иң яхшы комплекслы бизәү;
— мәгариф учреждениеләрен һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен иң яхшы комплекслы бизәү;
— район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре биналарын иң яхшы комплекслы бизәү;
-авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын иң яхшы комплекслы бизәү;
— шәхси йортларны иң яхшы бизәү;
— авыл хуҗалыгы оешмалары биналарын иң яхшы бизәү.
Җиңүчеләр өчен премияләр каралган:
1 урын — 7 — 10 мең сум
2 урын — 5 — 7 мең сум
3 урын — 3 — 5 мең сум.
Һәр номинация буенча гомуми сумма 22 мең сум, барлыгы 132 мең сум.
Нәтиҗәләр 20-26 декабрьдә ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү — 27 декабрьдә районның Төп чыршысын ачу тантанасында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев