Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр бердәм тавыш бирделәр

Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучыларның 90 проценттан артыгы тавыш биргән

Сайлаулар - 2024

Узган якшәмбе, 8 сентябрьдә, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда сайлаучылар бик актив катнаштылар.

Татарстан буенча 

Безнең республикада Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда, беренчел мәгълүматлар буенча, булачак депутатлар өчен үз тавышларын сайлаучыларның 71,6 %ы биргән. Татарстанлылар чираттагы мәртәбә республикада уздырыла торган социаль-икътисадый курста бердәмлек күрсәттеләр.

Башлангыч нәтиҗәләр буенча, сайлаучыларның 76,7 %ы «Бердәм Россия», 10,5 %ы - КПРФ, 4,4 %ы - ЛДПР, 4,2 %ы - «Яңа кешеләр» һәм 3,2 %ы - «Гадел Россия – Патриотлар - Дөреслек өчен» партияләре өчен тавыш биргән.

Яңа Чишмә районы буенча

Барлык сайлау участокларында да сайлаучыларның байтак килүе күзәтелде. Сайлауларда 10212 сайлаучының 9342се (91,48%) катнашкан.

Партия исемлекләре буенча «Бердәм Россия» ышанычлы җиңү яулады, аның өчен 8132 сайлаучы тавыш биргән (87,05%), икенче урында - «Яңа кешеләр» партиясе - 418 тавыш (4,47%), аннан соң 370 тавыш белән (3,96%) КПРФ, дүртенче урында 279 тавыш белән (2,99%) - ЛДПР. Бишлекне «Гадел Россия – Патриотлар - Дөреслек өчен» партиясе йомгаклый - аның өчен 94 сайлаучы тавыш биргән (1,01%).
29 нчы Әлмәт бер мандатлы сайлау округы буенча 5309 сайлаучы (57,12%) «Яңа кешеләр» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Роза Гайнетдинованы яклап тавыш биргән. Калган өч кандидат 11,58дән алып 14,8 процентка кадәр тавыш җыйган.

Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов сайлау комиссияләре әгъзаларына, авыл җирлекләре башлыкларына, оешма җитәкчеләренә һәм барлык сайлаучыларга да сайлауларда югары гражданлык активлыгы күрсәткәннәре, дөрес сайлаулары, республика һәм район җитәкчелеге линиясен хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

«Без барыбыз да республикабызның һәм районыбызның киләчәгенә битараф түгелбез. Без Татарстанның көчле республика булуын һәм биредә һәрвакыт тынычлык, татулык һәм иминлек хөкем сөрүен телибез», - дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев