Яңачишмәлеләр җиңел булмаган юлларны үтеп, үз якташларына гуманитар йөк китергәннәр
-Якташларыбыз үз гомерләрен куркыныч астына куеп, җиңел булмаган юлларны үтеп, Луганскида хәрби бурычларын үтәгән улларыбызга һәм ирләребезгә посылкаларны тапшырганнар, - дип язалар безгә махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре.
-Хәрбиләр янына үз транспортларында барып, гуманитар ярдәмне һәм безнең посылкаларны тапшырган Александр Карпов, Геннадий Котов һәм Сергей Скоковларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Якыннарын хәрби операциягә озаткан гаиләләр мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның һәркайсына аерым рәхмәтләрен белдерәләр. Без сезне исемләп белмәсәк тә, әлеге изге гамәлгә өлеш кертми калганнар юктыр, дип уйлыйбыз. Сезнең барыгызга исәнлек-саулык, дөньяларның тыныч булуын телибез! Без сезнең өчен һәм якыннарыбызның тизрәк Җиңү белән кайтуларын теләп, дога кылырбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев