Яңачишмәлеләр кабат берләшеп, СВО зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм партиясен җибәргәннәр.
Яңачишмәлеләр илебезнең барлык халкы белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм күрсәтә
Яңа Чишмә районы халкы, оешмалар һәм предприятиеләр мобилизацияләнгән якташларга һәм хәзергесе вакытта алгы сызыкта булган сугышчыларга посылкаларның чираттагы партиясен җыеп җибәргәннәр.
Хәрбиләрнең заявкалары буенча барлык эшләрне волонтерлар - Эльмира һәм Илгизәр алып бара. Яр Чаллы һәм Түбән Кама волонтерлары белән берлектә егетләргә квадрокоптер, 4 калиматорлы прицел җибәрелгән, «ШешмаОйл» АҖ сугышчыларга прицел тапшырган, шулай ук азык-төлек, хәрбиләр сораган барлык кирәкле җиһазлар һәм башка күп нәрсәләр җыелган.
«Яңачишмәлеләр, һәрвакыттагыча, бердәм һәм актив булып, мобилизацияләнгән сугышчыларыбызга ярдәм җыярга булыштылар», - ди волонтер Эльмира.
Чираттагы тапкыр сугышчыларга - ЛНРга гуманитар ярдәм илтергә безнең волонтер Александр К. киткән. Аңа хәерле юл телибез.
#новошешминск #новошешминскийрайон
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев