Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр мобилизацияләнгән якташларыбыз янына барганнар

Район делегациясе Казанның өйрәнү полигоннарында мобилизацияләнгән хәрбиләр янында булган.

8 ноябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге район делегациясе Казандагы өйрәнү полигоннарында булган, анда безнең районнан мобилизацияләнгән хәрбиләр өйрәнүләр уза.

46 якташыбызга солдат көнкүрешендә кирәкле әйберләр, шулай ук азык-төлек җыелмалары алып барганнар. Аяк киемнәренең һәм кием-салымнарның үлчәмнәрен исәпкә алып, һәр мобилизацияләнүчегә җылы итекләр, термо - эчке киемнәр, термослар, яңгырдан саклаучы плащлар, тактик перчаткалар, телефон зарядкалары, районыбыз хатын-кызлары бәйләгән йон оекбашлар һәм азык-төлек җыелмалары сатып алынган.

- Безнең егетләр өчен иганәчеләр акчасы хисабына 400 мең сумнан артык акчага әйберләр сатып алынды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова. - Без районыбызда эшләүче нефть компанияләренә, авыл хуҗалыгы оешмаларына, шәхси эшмәкәрләргә, оешма-учреждениеләр коллективларына һәм районыбызда яшәүче байтак кына битараф булмаган кешеләргә мондый ярдәмне оештыруга керткән өлешләре өчен бик рәхмәтлебез.

Егетләребез белән очрашулар «Казан-Экспо»да һәм өйрәнү полигонында узган. Кызганычка каршы, аларның барысы белән дә күрешеп булмаган, егетләрнең бер өлеше тактик дәресләрдә булган. Тактик өйрәнүләрдә мобилизацияләнүчеләр корал белән куркынычсыз эш итү күнекмәләрен ала. Окопларда, траншеяларда һәм биналарда барган сугышларда кулланыла торган алымнарны һәм дөрес позиция алырга өйрәнәләр. Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләр кыр шартларында яралыларны күчерергә һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр.

Егетләребезнең барысы да район делегациясенең килүенә ихлас күңелдән шатланганнар, кәефләре яхшы, солдатларның көнкүреш шартлары нормаль, дигәннәр һәм мондый ярдәмнәре өчен барлык якташларына зур рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм аның урынбасары Луиза Исхакова барлык егетләр белән дә сөйләшкәннәр, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынганнар, барлык үтенечләрен һәм сорауларын тыңлаганнар, аларны язып алганнар. Болар, нигездә, хәрбиләрнең гаиләләренә кагыла. Аларның барысы да, әлбәттә, хәл ителәчәк.

Очрашу ахырында Ринат Фәсахов барлык хәрбиләргә ныклы сәламәтлек, сугышчан рух, ә иң мөһиме – һәркемнең исән-сау кайтуларын теләгән.

 

Ирина Лобачева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев