Яңачишмәлеләр республика конкурсының зона этабында җиңү яулаганнар
Бу көннәрдә Әлки районының Базарлы Матак авылында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы булып үткән.
Конкурста 8 районнан 26 конкурсант катнашкан, Яңа Чишмә районы данын — дүрт гүзәл зат яклаган. Алар барысы да республика конкурсының зона турында җиңү яулаганнар.
онкурсантларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Без «Хатын-кыз — ана» номинациясендә җиңүче булган Архангел Бистәсеннән Ольга Барсукованы, «Язмышым — һөнәремдә» номинациясендә җиңү яулаган Тубылгы Тау авылыннан Гөлфия Хәлиуллинаны, Яңа Чишмәдә яшәүче, «Хатын-кыз — лидер» номинациясендә җиңгән Рузанна Храмованы, «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә җиңүгә ия булган Зирекле авылыннан Лидия Лотфуллинаны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев