Яңачишмәлеләрне «Коррупциягә каршы бергә» темасына иң яхшы видеороликлар өчен бүләкләделәр
22 декабрьдә Яңа Чишмә районында үткән коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева «Коррупциягә каршы бергә» видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Конкурс призерлары дипломнар һәм акчалата сертификатлар алдылар:
1 урында — Яңа Чишмә гимназиясенең 10 Б сыйныфы;
2 урында — Черемухово мәктәбе;
3 урында — Яңа Чишмә урта мәктәбе волонтерлары.
Конкурска барлыгы 10 эш тәкъдим ителгән. Үзләренең видеороликларында укучылар, иҗади алымнарны кулланып, җәмгыятебездәге җитди проблема белән көрәшүнең әһәмиятен чагылдырганнар.
Утырышта сәламәтлек саклау өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, муниципаль хезмәткәрләр арасында коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән профилактик чараларны гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Ирина Лобачева,
Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев