Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләрне «Пушкин нон-стоп» район акциясендә катнашырга чакырабыз

Чара А. С. Пушкин тууына 224 ел тулуга багышлана.

Ул 6 июньдә Яңа Чишмә авылы, Чернышевский урамы, 44 йорт (балалар сәнгать мәктәбе артындагы парк) адресы буенча үтәчәк. Башлана — сәгать 11:00дә. 

Программада: шигырьләр марафоны, музыкаль чыгышлар, пленэр, театральләштерелгән тамашалар, интеллектуаль уеннар һәм башка бик күп кызыклы нәрсәләр.

Сез А. С. Пушкин әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укый алачаксыз. 

Шулай ук А. С. Пушкин образын гәүдәләндерүчәләр конкурсы да булып узачак.

Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак!

Конкурсларда катнашу өчен яшь чикләве юк.

Әсәрләрдән өзекләр уку буенча гаризаларны sheshma-cbs@yandex электрон почасына җибәрегез.

Гаризалар 2023 елның 5 июненә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев