Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләрне зона семинарында бүләкләгәннәр

Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре уза.

Чираттагы семинар республиканың Баулы районында узган, анда район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнашкан.

Делегация составында авыл җирлекләре башлыклары, КФХ һәм ШЯХ башлыклары да булган.

Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар районның кайбер хуҗалыкларында булып, Баулы халкының үз бизнесларын ничек үстерүләрен караганнар.

Киңәшмә ахырында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган. Безнең районнан «КФХның иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә КФХ башлыгы Айрад Шакиров һәм «Эшмәкәрлекне үстерү буенча авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин бүләкләргә лаек булганнар.

 Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре уза.

 Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев