Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Янгын гидрантлары чистартылырга тиеш

Яңа Чишмә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре берничә торак пунктта янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының (гидрантлар) торышын тикшергәннәр.

Бу хакта атналык планеркада янгын сүндерү часте начальнигы Айдар Канафин хәбәр итте.

— Район үзәгендә 40 янгын гидранты бар һәм, кызганычка каршы, аларның барысы да кар астында, дип билгеләп үтте ул. Акбүредә 26 гидрантның 3се, Екатерина Бистәсендә өч гидрантның икесе, Әдәмсәдә 12 гидрантның 3се чистартылган, ә менә Петропавел Бистәсендә 10 гидрантның берсе дә чистартылмаган. — Агымдагы елда байтак кына явым-төшем аркасында янгын гидрантлары кар астында калды, әмма һәр торак пунктта, бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар янындагы гидрантларның берничәсен булса да чистартырга кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов һәм АҖ башлыкларына бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты.

Янгын гидрантлары чистартылырга тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев