Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында укучылар белән әңгәмә
Ут күптәннән инде кешеләр тормышында ышанычлы ярдәмче. Шул ук вакытта, аның белән саксыз эш итү янгынга китерергә дә мөмкин.
Шулай итеп, ТР Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшенең районара бүлектәге өлкән инспектор Яңа Чишмә һәм Акбүре мәктәпләрендә укучылар белән әңгәмә корган. Анда ул балаларга янгын чыгу сәбәпләре һәм янгынны булдырмас өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, эвакуация кагыйдәләре, янгынны сүндерү чаралары һәм ысуллары, көнкүрештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. Чөнки янгын гадәттә көтмәгәндә килеп чыга, шуңа күрә мондый хәлдә югалып калмаска кирәк. Файдалы очрашу кызыклы үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев