Янгынга каршы махсус режим кертелә
2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карар Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән.
Махсус режим гамәлдә булган чорда билгеләнгән территорияләрдә бенгаль утлары һәм хлопушкалардан тыш, 1-3 куркынычлык класслы пиротехник эшләнмәләр куллану да тыелачак.
Учреждение һәм оешма җитәкчеләре үз ведомство учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш.
Барлык оешмаларда да кизү тору оештырырга, янгын-күзәтчелек хезмәтенә Яңа ел чараларын үткәрү урыннарын тикшерергә һәм персоналга инструктаж үткәрергә кирәк.
Авыл җирлекләре башлыкларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тәэмин итү зарур.
Тыелган урыннарда пиротехника куллану өчен штрафлар каралган. Физик затларга штраф суммасы — 20 мең сумга, вазыйфаи затларга — 60 мең сумга кадәр, юридик затларга — 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев