Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яратуның яше юк!

Узган җомга көнне Интернат-йортта туй булган

Бу хакта газетага социаль эшләр буенча белгеч Гүзәлия Мостафина хәбәр итте.

Нина белән Евгений моннан ике ел элек Алабугада танышканнар, алар икесе дә биредәге Картлар йортында яшәгәннәр. Быел Евгений Яңа Чишмәгә күченгән, әмма Нина белән араны өзмәгән. Алар бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр һәм үзара аралашуларын дәвам иткәннәр. Нәтиҗәдә Евгений Нинага тәкъдим ясаган һәм ул ризалашкан.

Кияү белән кәләшкә 71 яшь булса да, бүген алар үзләрен яшьлектәге кебек бәхетле хис итәләр.

Никахлашу Яңа Чишмә ЗАГСында узган. Тантанада туй машинасы да, никах балдаклары да, чәчәкләр дә, яшь парлар бии торган вальс та, фотосессия дә, кыскасы - барысы да булган. Шуннан соң бәйрәм чарасы кафеда дәвам иткән, Евгений һәм Нина анда үзләренең дусларын чакырганнар.

Ир белән хатын ныклы гаилә нигезен үзара хөрмәттә һәм аңлашуда күрәләр. Аларның мондый адымга ничек батырчылык итүләре турында сорашкач, Нина: «Ул искиткеч кеше, җаваплы ир-ат, барлык проблемаларны да җайга сала белә, аның белән бик тә тыныч һәм рәхәт», - дип җавап биргән.

Евгений исә хатынын оста хуҗабикә булуы һәм бакчада ярдәм итә алуы өчен яратканын әйткән.

Евгений белән Нинаның элек үз гаиләләре булуга карамастан, хәзер алар (билгеле сәбәпләр буенча) тораксыз һәм якыннарының ярдәменнән мәхрүм калганнар. Әмма алар туганнарына үпкә тотмаганнары турында сөйлиләр. Киресенчә, алар үзләре белән килеп чыккан хәлләрне яхшыга гына юрыйлар.

«Тормыш - матур. Мин аңа, ә ул миңа кирәк. Иң мөһиме - боекмаска һәм барысы да яхшы булачагына ышанырга. Без киләчәккә оптимизм белән карыйбыз. Өметсез яшәп булмый бит ул»,- ди Евгений.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев