Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ярминкәләр сезоны ачылды

Узган шимбәдә Яңа Чишмәдә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Сәүдә иртә таңнан башланды һәм кемнәр әтәч белән бергә торган, шулар оттырмады.

 Иртәнге сәгать 5тә сатучылар үз урыннарында иде инде, сәгать 6да беренче сатып алучылар пәйда булды. Беренче чиратта, яңачишмәлеләр ит сатып алырга теләделәр.  «Нурхамәтов З.М.» КФХ, Яңа Чишмәдән Гыйльметдиновлар һәм Акбүредән Мортазиннар шәхси ярдәмче хуҗалыклары ит белән сәүдә итте (490 сум/кг), аларның һәркайсы 300 кг ит алып килгән. Сигезенче яртылар тирәсенә өчесенең дә 20шәр килограмм гына итләре калган иде.

Петропавел Бистәсеннән килгән Смирновларның да сәүдә итүләре гөрләде. Алар килограммы 350 сумнан бройлер, куян түшкәләре (500сум/кг) сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр.

- 350 сумнан сыр, каймак тутырылган пластик контейнерларның сәгать сигезенчедә инде соңгысын (250 граммлысын 160 сумга) алдылар, - дип сөйләде сатучы Лена һәм 5 литрлы чиләкне күрсәтте: - бу эремчек белән тулы иде, барысын да саттык. Килограммы 200 сумнан иде. Сөтне дә бик тиз алып бетерделәр.

Ул сатылып бетмәгән товарларны (ә түшкәләрне ул күп итеп алып килгән) даими клиентларга илтүен әйтте. Заказларга кытлык юк икән. Клиентлар өчен социаль челтәрләрдә хәтта төркем дә бар. 
Бройлер, үрдәк, күркә түшкәләрен Акъяр һәм Горшководан да алып килгәннәр. Тавыкның бәясе шул ук, үрдәкнеке килограммы 600 сум. Халык әкренләп булса да ала торды, түшкәләр саны кимеде.  
- Алтынчы яртыда килгән идем, сатып алучылар 6.30да активлаштылар.  7.15кә алып килгән 30 бройлерның яртысын саттым инде, - дип сөйләде Горшководан Люба Госсаметдинова.

Сәүдә мәйданчыгына кергәндә кунакларны Яңа Чишмә районы кулланучылар оешмалары берлеге автолавкасы үз товарлары белән каршы алды. Анда төрле продуктлар, шул исәптән каклаган балык та бар иде. 

Черемухово буасында үстерелгән тере балык, сазан һәм көзге карплар килограммы 300 сумнан тәкъдим ителде, һәркайсының авырлыгы бер килограммнан да ким түгел иде, хәтта аннан да авырраклары булган.  Бу сатучылар иртәнге 7дә килгәннәр, 7.40ка алардан 10 балык сатып алганнар. 

Күпләр Яңа Чишмә маен алырга дип иртәрәк килгәннәр һәм майның килүен шактый көткәннәр. Ниһаять, сәгать сигезенчедә майны алып килделәр һәм халык аларны шундук чолгап алды. Беренче сатып алучы берьюлы 10 кг-лы 4 тартманы (850 сум/кг) алды, калган 11 тартманың да хуҗалары табылды. Беркем дә май кисәкләргә киселмәгән, дип зарланмады, иң мөһиме - май бар бит. Хәзер халык тартмасы белән сатып алырга күнекте - үзенә дә, туганнарына да.

Волгоградтан китерелгән зур суганны да читләтеп үтмәделәр. 32-33 килограммлы бер челтәр капчык 800 сум тора иде. 

Халыкны Аксубай питомнигындагы җиләк-җимеш агачлары, куаклар, чия, алмагач, кызыл һәм кара карлыган, зелпе, йөзем үсентеләре кызыксындырды. Сатып алучылар байтак булды. Үсентеләрне сатучылар безгә пәнҗешәмбе көннәрендә киләләр. 

Иртәнге 8гә якынлашканда сатып алучылар кимеде. Соңлап кына килүчеләрнең кәефләре бераз кырылды, чөнки Яңа Чишмә мае да, сыер ите дә беткән иде инде. Кем өлгергән, шул ашаган, диләрме әле. 
Заливная урамындагы ике катлы йорттан Зоя апа ярминкәгә маринадланган гөмбә алып кайтыр өчен махсус иртәрәк килгән булган, ләкин бушка:
- Быел урманда гөмбәләр күп диделәр бит, ярминкәдә гөмбә сатучылар да булыр дип уйлаган идем, кызганыч... 

Сентябрь ярминкәсе көзге сезонның беренче карлыгачы булды һәм халык киләсесе ярминкәдә товарлар күбрәк булыр, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев