Яшь яңачишмәлеләр Россия Федерациясе гражданины паспортларын алды
Балаларны шундый истәлекле вакыйга белән Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев котлады.
Россия Федерациясенең 9 яшь гражданнарына паспортларны Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлекчәсенең миграция пункты начальнигы Галина Юрьева тапшырды.
Паспорт алучыларны әлеге мөһим вакыйга белән «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Светлана Васильева, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Яңа Чишмә районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Таңсылу Сабитовалар котлады, ата-аналардан балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен Рузанна Храмова җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев