Яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» - «Волжская чайка» конкурсы
Яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» - «Волжская чайка» конкурсы 2000 елдан башлап ел саен үткәрелә.
Бу Татарстан Республикасында яшь татар язучылары (шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар, балалар язучылары һәм беллетристлар) өчен беренче конкурс.
Быел «Иделем акчарлагы» конкурсы 3 этапта үткәрелгән.
8-10 ноябрьдә Казанда конкурсның өченче этабы узган. Йомгаклау этабына иң лаеклы эшләр сайлап алынган, аларның авторлары төрле мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, чаралар, иҗат эшлеклеләре белән очрашуларны үз эченә алган яшь язучылар өчен иҗат мәктәпләрендә катнаша алган.
Шахмай мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Фирүзә дә 3 нче этапта катнашып, 3 нче урынны яулаган.
Котлыйбыз, Фирүзә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев