Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яшүсмер акча эшли

Бердәм пособие өчен аның хезмәт хакы исәпкә алынырмы?

Кыскача, әлегә ӘЙЕ, әмма 2024 елның 1 июненнән — ЮК.

Тәфсилләбрәк

Хәзерге вакытта җан башына уртача керемне исәпләгәндә гаиләнең барлык әгъзаларының да керемнәре исәпкә алына. Әгәр балигъ булмаган бала ГПХ килешүе буенча хезмәт хакы ала икән, бу суммалар да исәпкә алыначак.
2024 елның 1 июненнән ниләр үзгәрәчәк?

Балаларның керемнәре түбәндә күрсәтелгән очракларда исәпкә алынмаячак:
-Исәпләнгән чорда яше 18 яшьтән кимрәк булганда.

-Исәпкә алу вакытында 6 айдан да ким булмаган чорда бала мәктәптә, урта махсус уку йортында яки югары уку йортында көндезге бүлектә укыса. Белем алу фактын бердәм пособиегә гаризада билгеләргә һәм документлар белән расларга кирәк булачак.

Әгәр балаларның хезмәт хакын исәпкә алу белән бәйле очракта, сез хәзер бердәм пособие алмыйсыз икән, 1 июньнән соң гариза бирегез.

Яңа кагыйдәләр балаларның үзмәшгульлектән кергән керемнәренә кагылмый — алар элеккечә җан башына уртача керемнәрне санаганда гына исәпкә алыначак.

#СФР #СФРТАТАРСТАН #БЕРДӘМ ЯРДӘМЛЕК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев