Яз җитү белән эшләр дә арта
Акбүре АҖдә яшәүчеләр өмәдә катнашканнар.
"Язның бер көне, ел туйдыра" дигән гыйбарә һәркемгә мәгълүм. Яз көне йоклап ятсаң, ач та каласың, чүп-чарга да батып бетәсең. Бүген "Мәхмут" мәчетенә намазга йөрүче бер төркем ир-егетләр мәчет тирәсенә төзекләндерү эшләренә җыелганнар. Бу хакта редакциягә Акбүре авыл җирлегеннән хәбәр иттеләр.
- Өмәдә катнашучылар мәчет тирәсен җыештыру белән генә чикләнмәделәр, ә буш йортлар тирәсен дә жыештырып куйдылар. Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга Аллаһының рәхмәтләре булсын, Рамазан аендагы изге эш, меңе белән кире үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев