Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Язгы ташу көчле булырга мөмкин

Районда су басуга каршы комиссия булдырылган, төп чаралар исемлеге расланган.

Узган кышта һәр көнне күп итеп кар яву аркасында быелгысы язгы чорда су шактый булырга мөмкин һәм районның кайбер торак пунктлары территорияләрен су басу куркынычы бар.
Яңа Чишмә районы су объектларында су басуның башлануы мартның соңгы ункөнлегендә булыр дип фаразлана.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов билгеләп үткәнчә, халыкның иминлеген, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның (ГТС) саклануын тәэмин итү өчен тиешле карар кабул ителгән һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында «Язгы ташу» планы (су басу чорында куркынычларны йомшарту һәм гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү планы) кабул ителгән.

План нигезендә хәзер районда су басуга каршы чаралар үткәрелә. 2023 елның октябрендә барлык 19 ГТСда су куркынычсыз дәрәҗәгә кадәр төшерелгән. Юлларда су үткәрү торбаларын чистарту буенча эш бара. Район буенча алар барлыгы 405, шуларның 215енә — юлчылар, ә 190ына — авыл җирлекләре хезмәт күрсәтә. Су басу куркынычын киметү өчен район үзәге урамнарыннан кар чыгарыла.

Шулай ук Шушма, Кичуй, Сикәнәс елгаларында бозны каралту һәм боз кисү буенча эшләр планлаштырылган. Гидрологик хәлне күзәтү өчен ике стационар гидропост, шулай ук Яңа Чишмәдә һәм Архангел Бистәсендә — ике, ә авыл җирлекләрендә биш вакытлыча пост булдырылган, алар су объектларында су дәрәҗәсенең күтәрелүен күзәтәләр.
Районда Шушма елгасында боз тыгылу куркынычы булган ике участок бар (Яңа Чишмәдә һәм Архангел Бистәсендә). Тиешле республика хезмәтләренә кирәк булганда шартлату эшләрен башкаруга гариза бирелгән.

Агымдагы елда Яңа Чишмә районы буенча Яңа Чишмә, Петропавел, Ленино, Әдәмсә, Архангел, Екатерина, Акъяр, Черемухово һәм Красный Октябрь авыл җирлекләрендә су басу куркынычы яный. Бу торак пунктларда куркыныч зонада 111 хуҗалык урнашкан, анда 271 кеше яши, шул исәптән 46 бала. Архангел Бистәсендә су басу зонасына шулай ук 46 метр озынлыктагы күпер дә эләгә.

Социаль әһәмиятле объектлар, икътисад объектлары, автомобиль юллары участоклары, биотермик чокырлар һәм Себер түләмәле үләт базлары су басу зонасына эләкми.
Районда су басуга каршы комиссия төзелгән, язгы ташуга әзерлек һәм су басу вакытында төп чаралар исемлеге расланган. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы эшләнгән, хәлне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар күрү буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.

АҖ башлыкларына һәм оешма җитәкчеләренә халыкны, мал-туарны һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән (бигрәк тә югарыда күрсәтелгән авыл җирлекләрендә) эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын әзерләү турында кайгыртырга кирәк.
Язгы ташу чорында газ, энергия, су белән тәэмин итү, күпер корылмаларының тиешле эшләвен тәэмин итү бик мөһим.

Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче халыкка алдан әзерләнергә кирәк.

Ашыгыч очракларда түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк:

1. ЕДДС — 2-21-54, 01, 112, 101 (кәрәзле тел.)
2. ЭЭМБ — 02, 2-26-73, 102 (кәрәзле тел.)
3. Ашыгыч ярдәм — 03, 103 (кәрәзле тел.)
4. Райгаз — 04, 104 (кәрәзле тел.)
5. Район башкарма комитеты — 2-20-07, 2-20-09
6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты — 2-22-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев