Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җиңүчеләр арасында - ике яңачишмәле

26 майда Нурлат шәһәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды.

Районның АҖ башлыклары, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов составындагы  делегацияне район җитәкчесе Вячеслав Козлов җитәкләде. Фермер хәрәкәтен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре: ШЯХлар өчен субсидияләнгән кредитлар бирүне яңарту, продукцияне сату өчен логистик үзәкләр булдыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә иң яхшы фермерларны һәм ШЯХ җитәкчеләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында Әдәмсә авылыннан Хәмзә Гайнуллин (иң яхшы ШЯХ) һәм Зирекледән Марат Садыйков (иң яхшы КФХ) та бар. Аларга Җиңүчеләр дипломнары һәм саллы гына акчалата премияләр тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев