Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җиде айда Яңа Чишмә районында 48 бала туган

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 7 аенда Яңа Чишмә районында 48 бала туган, шул исәптән 7 бала июль аенда дөньяга килгән.

2020 елда да туучылар саны шул ук булган диярлек - 49 сабый.
Җиде айда 26 малай һәм 22 кыз туган. 48 сабыйның 13е - гаиләләрдә беренче, 11е - икенче, 20се - өченче һәм 4се- дүртенче бала.
Туйлар саны арту да сөендерә - 7 айда 24 пар никах теркәгән (шул исәптән Аксубай һәм Алабугадан килүче парлар да бар). Сүз уңаенда, августта 11 парны теркәү көтелә.
7 айда 14 гаилә (узган елда да шулай) аерылышкан, июльдә - өч.
Кызганычка каршы, районда бакыйлыкка китүчеләр саны да арта. 7 айда 132 кеше (июльдә - 20) вафат булган, шуларның 72се - ир-ат һәм 60ы - хатын-кыз. 2020 елда бу чорда 111 кеше вафат булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев