Реклама
Район яңалыклары
Идеядән аның гамәлгә ашуына чаклы
Замана кешесе җылылык һәм уттан башка яши алмый, шуңа да электр – әлеге рәхәтлекләрнең база нигезе. Һәр өйдә һәм һәр фатирда электр санагычы торырга тиеш. Ул кулланылган электр энергиясе санын билгеләргә мөмкинлек бирә, аның өчен дәүләт тарафыннан билгеләнгән бәя буенча түләргә була.
Кыскача гына Закон турында
Закон буенча торак биналарның электр санагычы белән җиһазлануы, шулай ук аны үзвакытында алмаштыру һәм сакланышы әлеге йортларда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан тәэмин ителергә тиеш. Яңа исәпләү приборын урнаштыру яисә искесен алыштыру тиешле булган барлык нормативларны мәҗбүри төстә үтәп башкарыла.
Россия Федерациясе хөкүмәтенең “Электр энергиясен ваклап сату базарлары эшләү, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында”гы Карарының (4 май 2012 ел, № 442) Х бүлегендә болай диелгән: “Исәпләү приборлары үлчәүнең бердәмлеген тәэмин итү турында Россия Федерациясе законы таләпләренә, шулай ук шул исәптән аларның дөреслек классы һәм билгеләнгән файдалану срогы буенча әлеге бүлектә билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш”. Моннан тыш, 144 пунктта “Исәпләү приборлары электр энергетикасы объектларының баланс кирәк-яраклары чигендә урнаштырылырга тиеш... Исәпләү приборын ваклап сату базарының чиктәш субъектлары электр энергетикасы объектларының (энергия кабул итүче җайланмалар) баланс кирәк-яраклары чигендә урнаштыру техник яктан мөмкин булмаганда исәпләү приборы баланс кирәк-яраклары чигенә якын булган урынга урнаштырылырга тиеш”, диелгән.
Урнаштырылган һәм файдалануга рөхсәт бирелгән исәпләү приборыннан файдалануны, исәпләү приборының, шулай ук пломба һәм (яки) визуаль контроль билгеләренең сакланышын һәм бөтенлеген, аның күрсәткечен алу һәм саклау, үзвакытында алмаштыруны тәэмин итү бурычы әлеге исәпләү приборы хуҗасына йөкләнә.
Безнең уңышлар
10 ел буе без, Яңа Чишмә районы энергетиклары, идеяләрдән аны тормышка ашыру белән шөгыльләндек. Электр тапшыргыч линияләрне реконструкцияләү буенча эшләр башкарылды – ачык (шәрә) үткәргечләрне изоляцияләнгән үткәргечләргә алыштыру, барлык подстанцияләрдә, фидерларда һәм КТП да кабинеттан чыкмый гына электр санагычлардан күрсәткечләрне алырга мөмкинлек бирүче GSM модемлы исәпләү приборлары урнаштырылды. Абонентларның – физик затларның кәрәзле телефон номерларын җыю һәм аларны “Энергобиллинг” программасы комплексына кертү буенча зур эш башкарылды, бу исә электр җиһазларын ремонтлау белән бәйле планлы өзүләр турында район халкын СМС буенча хәбәр итү мөмкинлеге бирә.
Көчәнеш астында эшләү
Соңгы вакытка кадәр 0,4 кВ бүлү челтәрләрендәге теләсә нинди эш кулланучыны уттан өзү белән башкарыла иде. “Татэнергосбыт” АҖ тарафыннан бирелгән нарядлар буенча, шушы челтәрләргә тоташтырылган абонентларны уттан өзеп, тоташтыру һәм өзү кебек эшләр даими башкарылды. Бу электр энергиясен кулланучылар ягыннан шелтәләр һәм шикаятьләр китереп чыгара иде, бигрәк тә кышкы вакытларда, чөнки уттан өзү җылыту системаларының тукталуына китерә иде.
2018 елдан Яңа Чишмә РЭЧ дә ОВБ бригадалары һәм көчәнеш астында эшләр башкару буенча бүлү челтәрләре бригадалары укытылды. Эшләрне алып баруның мондый ысулы кулланучыларны өзлексез электр белән тәэмин итүне генә түгел, ә хезмәт күрсәтүче персоналның куркынычсызлыгын да арттыра, электр тогы сугудан бәхетсезлек очраклары буенча статистика шул хакта сөйли.
Безнең контактлар
Килеп туган барлык сорауларыгыз белән Сез 88002000878 телефоны буенча яки www.qridcom-rt.ru сайтында мөрәҗәгать итә аласыз.
Венера
Деревяшкина, “Яңа Чишмә РЭЧ” ГРУ
инженеры,
Ольга КАРПОВА,
“Яңа Чишмә РЭЧ” ГРУ җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев