«Игелек уты» акциясе дәвам итә
Волчья Бистәсе мәктәбе укучылары, яшьармиячеләр, «Альтаир» хокук бозуларны профилактикалау отряды һәм Беренчеләр хәрәкәте активистлары СВО зонасында хезмәт итүче хәрбиләр өчен чираттагы окоп шәмнәре партиясен тапшырганнар.
«Безнең мәктәп волонтерлары сугышчыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр, гуманитар ярдәм җыялар, хәрбиләргә рәхмәт сүзләре белән хатлар язалар», диләр мәктәп укытучылары.
Хәзергесе вакытта «#МЫВМЕСТЕ» үзара ярдәм акциясе кысаларында окоп шәмнәрен ясау буенча волонтерлык инициативасы аеруча популяр. Мондый шәм дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр янып тора, ә менә газ баллонының януы 15-30 минутка гына җитә.
Шәмнәр ярдәмендә палатканы, кулларны җылытып, киемнәрне киптереп була һәм кыр шартларында су кайнатырга да мөмкин. Окоп шәмнәре кул астындагы материаллардан: калай банкалардан һәм гофрокартоннан эшләнә.
Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре, авыл халкы, алар кулы белән ясалган шәмнәр, игелек символы буларак, һәр солдатны җылытырлар дип өметләнә.
«Теләге булган һәркем мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать итеп, окоп шәмнәре ясау буенча волонтерлык инициативасына кушыла ала», — дип яза укучылар социаль челтәрләрдәге үз битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев